Татарча
Surah Al-Mutaffifin (Those Who Deal in Fraud) - Aya count 36
وَيْلٌ لِّلْمُطَفِّفِينَ
( 1 ) Киметеп үлчәүчеләргә үкенеч каты ґәзабдыр.
الَّذِينَ إِذَا اكْتَالُوا عَلَى النَّاسِ يَسْتَوْفُونَ
( 2 ) Алар башка кешеләрдән берәр нәрсә үлчәп алсалар үлчәүне тутырып мул үлчәп алалар.
وَإِذَا كَالُوهُمْ أَو وَّزَنُوهُمْ يُخْسِرُونَ
( 3 ) Әгәр башка кешеләргә савыт яки бизмән белән үлчәп биргәндә киметеп үлчиләр.
أَلَا يَظُنُّ أُولَٰئِكَ أَنَّهُم مَّبْعُوثُونَ
( 4 ) Әйә ул кешеләр терелеп кубарылачакларын уйламыйлармы.
لِيَوْمٍ عَظِيمٍ
( 5 ) Олугъ кыямәт көнендә.
يَوْمَ يَقُومُ النَّاسُ لِرَبِّ الْعَالَمِينَ
( 6 ) Ул көндә кешеләр барча галәмне тәрбия итүче Аллаһ хозурында хисаб өчен басып торырлар.
كَلَّا إِنَّ كِتَابَ الْفُجَّارِ لَفِي سِجِّينٍ
( 7 ) Юк, үлчәүдә хыянәт итмәгез, тәхкыйк хыянәтче гасыйларның гамәл дәфтәрләре сиҗҗиндәдер.
وَمَا أَدْرَاكَ مَا سِجِّينٌ
( 8 ) Нәрсә белдерде сиңа ул сиҗҗиннең хакыйкатен?
كِتَابٌ مَّرْقُومٌ
( 9 ) Аллаһуга итагать итмичә гөнаһка чумган кешеләрнең гамәле генә язылган китаптыр.
وَيْلٌ يَوْمَئِذٍ لِّلْمُكَذِّبِينَ
( 10 ) Хыянәтче ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә каты ґәзабдыр.
الَّذِينَ يُكَذِّبُونَ بِيَوْمِ الدِّينِ
( 11 ) Алар кыямәт һәм хисаб көнен ялганга тоталар.
وَمَا يُكَذِّبُ بِهِ إِلَّا كُلُّ مُعْتَدٍ أَثِيمٍ
( 12 ) Ул көнне ялганга тотмас, мәгәр хактан баш тартып батыл эшләрдә чиктән ашкан һәр күп гөнаһлы кеше генә ялган дияр.
إِذَا تُتْلَىٰ عَلَيْهِ آيَاتُنَا قَالَ أَسَاطِيرُ الْأَوَّلِينَ
( 13 ) Әгәр аларга һәрнәрсәне аңлатучы аятьләребез укылса, бу әүвәлгеләрдән язылып калган әкият, диләр.
كَلَّا ۖ بَلْ ۜ رَانَ عَلَىٰ قُلُوبِهِم مَّا كَانُوا يَكْسِبُونَ
( 14 ) Юк Аллаһуга каршы сөйләп һәлак булырга ашыкмагыз, бәлки аларның кылган явыз эшләре күңелләренә тузан булып утырган.
كَلَّا إِنَّهُمْ عَن رَّبِّهِمْ يَوْمَئِذٍ لَّمَحْجُوبُونَ
( 15 ) Юк алданмасыннар, тәхкыйк алар кыямәт көнеңдә Раббыларыннан пәрдәләнмешләрдер, ягъни аларга Аллаһуның рәхмәте ирешмәс.
ثُمَّ إِنَّهُمْ لَصَالُو الْجَحِيمِ
( 16 ) Соңра, әлбәттә, алар җәһәннәмгә керерләр.
ثُمَّ يُقَالُ هَٰذَا الَّذِي كُنتُم بِهِ تُكَذِّبُونَ
( 17 ) Моның соңында аларга әйтелер: "Бу ґәзаб сез ялганга тоткан ґәзабдыр", – дип.
كَلَّا إِنَّ كِتَابَ الْأَبْرَارِ لَفِي عِلِّيِّينَ
( 18 ) Юк Аллаһуга карышып җәһәннәмгә кермәгез, тәхкыйк Аллаһуга итагать итеп һәрвакыт яхшылыкны кылган кешеләрнең гамәл дәфтәрләре, әлбәттә, ґилийөндәдер.
وَمَا أَدْرَاكَ مَا عِلِّيُّونَ
( 19 ) Сиңа нәрсә белдерде ул ґиллийөннең нәрсә икәнлеген?
كِتَابٌ مَّرْقُومٌ
( 20 ) Ул яхшы мөселманнарның гына яхшылыгы язылган китапдыр.
يَشْهَدُهُ الْمُقَرَّبُونَ
( 21 ) Ул китаплар яныңда Аллаһуның якын фәрештәләре булырлар, кыямәт көнендә ул китаплардан хәбәр бирер өчен.
إِنَّ الْأَبْرَارَ لَفِي نَعِيمٍ
( 22 ) Яманлыкны кылмыйча, фәкать яхшылыкны кылучы яхшы кешеләр, әлбәттә, җәннәттә төрле нигъмәтләр эчендәләр,
عَلَى الْأَرَائِكِ يَنظُرُونَ
( 23 ) яхшы урындыкларга утырып шатлык белән бер-берсенә карарлар.
تَعْرِفُ فِي وُجُوهِهِمْ نَضْرَةَ النَّعِيمِ
( 24 ) Аларны танырсың, йөзләрендә җәннәт нигъмәтләреннән хасыйл булган шатлык яктылыгы булыр.
يُسْقَوْنَ مِن رَّحِيقٍ مَّخْتُومٍ
( 25 ) Алар эчерелерләр мөһерләнгән эчемлекләрдән.
خِتَامُهُ مِسْكٌ ۚ وَفِي ذَٰلِكَ فَلْيَتَنَافَسِ الْمُتَنَافِسُونَ
( 26 ) Ул мөһернең сургучы мускустыр, кызыккан кешеләр ошбу җәннәт нигъмәтләренә кызыксыннар!
وَمِزَاجُهُ مِن تَسْنِيمٍ
( 27 ) Аңарга катнаштырылган нәрсә тәснимнәндер.
عَيْنًا يَشْرَبُ بِهَا الْمُقَرَّبُونَ
( 28 ) Ул тәсним җәннәттә бер чишмәдер, ул чишмәдән Аллаһуга иң якын кешеләр эчәрләр. (Әмма җәннәтнең башка кешеләренә катнаштырып кына бирелер.)
إِنَّ الَّذِينَ أَجْرَمُوا كَانُوا مِنَ الَّذِينَ آمَنُوا يَضْحَكُونَ
( 29 ) Тәхкыйк гөнаһтан, җәһәннәмнән курыкмаган имансызлар, иман китереп мөселман булган кешеләрдән көлделәр
وَإِذَا مَرُّوا بِهِمْ يَتَغَامَزُونَ
( 30 ) Әгәр мөселманнар алар алдыннан үтсәләр, бер-берсенә күз кысышып мәсхәрә итә иделәр.
وَإِذَا انقَلَبُوا إِلَىٰ أَهْلِهِمُ انقَلَبُوا فَكِهِينَ
( 31 ) Әгәр өйләренә кайтсалар, мөселманнарны мәсхәрә иткәннәре өчен киңәеп шатланып кайтыр иделәр.
وَإِذَا رَأَوْهُمْ قَالُوا إِنَّ هَٰؤُلَاءِ لَضَالُّونَ
( 32 ) Әгәр мөселманнарны күрсәләр, бу кешеләр адашканнар, ата-баба юлын ташлаганнар, дияләр иде.
وَمَا أُرْسِلُوا عَلَيْهِمْ حَافِظِينَ
( 33 ) Бит ул кәферләр мөселманнарга сакчы итеп тә вә гамәлләрендә язучы итеп җибәрелмәделәр.
فَالْيَوْمَ الَّذِينَ آمَنُوا مِنَ الْكُفَّارِ يَضْحَكُونَ
( 34 ) Кыямәт көнендә мөселманнар кәферләрдән көләрләр.
عَلَى الْأَرَائِكِ يَنظُرُونَ
( 35 ) Яхшы урындыкларга утырып кәферләрнең ґәзаб кылынганын карарлар.
هَلْ ثُوِّبَ الْكُفَّارُ مَا كَانُوا يَفْعَلُونَ
( 36 ) Әйә кәферләргә кылган кабәхәт эшләре өчен җәза бирелдеме? Әлбәттә, тиешле – җәза бирелде.